16+

Хач ману өчен Казанда 5 урын әзерләнә

19 гыйнварда христианнар Хач ману бәйрәмен билгеләп үтә.

19 гыйнварда христианнар Хач ману бәйрәмен билгеләп үтә.

Бәйрәм алды кичендә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Аруландырылган су көчле дәвалау үзлегенә ия дип санала. Әлеге су, имеш, ел буе бозылмый, саф кала. Суга чуму өчен, кагыйдә буларак, хач формасындагы махсус бәкеләр - иорданьнар ясала. Казанда шундый биш урын әзерләнәчәк: Авиатөзелеш районында урнашкан Щербаково бистәсендәге Зәңгәр күлдә, Идел буе районында Югары Кабанда (Борисково, 54 тирәсендә), Киров районының Спас Нерукотворный храмында; Казансу елгасында; Никольский чиркәве каршында. Чиркәүләрдә бәйрәм гыйбадәтләре иртәнге сәгать сигездә башлана. Иорданьнарны изгеләштерү сәгать 11.00-12.00 тирәсендә була.

Хач ману йоласы вакытында полиция һәм ашыгыч ярдәм хезмәте эшләячәк.
Инҗил буенча, Иордан елгасында булган Чукындыручы Иоанн янына 30 яшьлек Гайсә Коткаручы килә һәм, бер гөнаһы булмаса да, үзен өч мәртәбә суга чумдырып, арулавын сорый. Иоанн гаҗәпләнә, ләкин Гайсәнең теләген үти. Арулану йоласын үтәгәннән соң, Гайсә Коткаручы, Изге Рухка ияреп, үзенең пәйгамбәрлек миссиясенә догалар уку һәм ач тору ярдәмендә әзерләнү өчен, 40 көнгә чүлгә китә. Православие динендәге диндарның өч мәртәбә суга чумуы - аның тәне һәм җанының һөнаһлар өчен үлүен, ә судан чыгуы - Гайсә Коткаручы терелгән кебек, яңадан терелүен аңлата.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading