16+

«Халык контроле» күзәтү астында

Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» дип аталучы проект эшләп килә. Махсус мәгълүмати система ярдәмендә биредә теләге булган һәркем үзенең соравын калдыра ала.

«Халык контроле» күзәтү астында

Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» дип аталучы проект эшләп килә. Махсус мәгълүмати система ярдәмендә биредә теләге булган һәркем үзенең соравын калдыра ала.

Республиканың премьер­министр урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов китергән мәгълүматларга караганда, системада бастырылган мөрәҗәгатьләр саны былтыр шушы ук вакыт белән чагыштырганда, 49 процентка арткан. Шулардан хәл ителгәннәре ике процентка күбрәк. «Халык контроле»нә кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең иң популяр категорияләре - «Территорияләрне уңайлату» (барлык мөрәҗәгатьләрнең 35 проценты), «Муниципаль юлларны карап тоту һәм төзекләндерү» (23 процент), «Юл хәрәкәтен оештыру», «Торак-коммуналь хезмәтләр» һәм «Җәмәгать транспорты». Дөрес, категориялар арасында бик үк популяр булмаганнары да бар. Мәсәлән, «Хезмәттә куркынычсызлык таләпләрен бозу» категориясе 2015 елның маеннан бирле гамәлдә булса да, анда бер генә мөрәҗәгать тә юк. Шулай ук «Үтеп йөрү яки транспортта узарга комачаулаган юлдан читтәге автомобильләр» категориясе исә «халык контроле» мобиль кушымтасын кабатлый. Киләчәктә әлеге категорияләр алып ташланырга мөмкин.

Татарстанның әлеге дәүләти мәгълүмат системасының эшенә багышланган киңәшмәдә Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков та катнашты.

- Программа халыкта зур ышаныч яулады һәм без ихтыяҗ барлыгын күреп торабыз, - диде ул, системаның инде дүрт елга якын вакыт эшләвен искәртеп. - Программа шактый уңайлы булып чыкты. Ул актив файдаланышта, күчермәсе алынып, тормышның башка өлкәләренә кертелә.

Татарстанлылардан көн саен 180 мөрәҗәгать кабул ителә, аларны хәл итү буенча 80 карар чыгарыла. Шул исәптән 50дән артыгы - Казанда. Илдар Халиков сүзләре буенча, кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең 80 процентын хәл итәр өчен өстәмә финанслау таләп ителми. - Кайвакыт теге яки бу мәсьәләне хәл итәр өчен- бер мең, күп дигәндә, ун мең сум акча да җитә, тик ни өчендер бу мөрәҗәгатьләр игътибардан читтә кала. Сүз кайдадыр күпер салырга кирәк, дигән мөрәҗәгать турында бармый, монда аңлашыла, бездә андый акчалар каралмаган. Кайвакыт күпер салу турында түгел, эскәмия кую да хәл ителми. Шуның өчен аларга игътибарлырак булырга, 2017 ел өчен программа төзегәндә, анализ ясап, «Халык контролен»дәге мөрәҗәгатьләрне район башлыклары белән уйлашырга кирәк, - диде ул.

Ә менә Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская әйтүенчә, эшне башкаручыларның формаль җаваплары, эшне сузулары, мәсьәләне хәл итүне һаман чигереп килүләре аркасында атна саен утыз мөрәҗәгать кире кайтарыла икән. Моннан тыш, контроль вакытны билгеләү буенча да проблемалар барлыгын әйтте. - Кайвакыт эшне башкаручылар сезонга бәйле булмаган вакытлар куя. Мәсәлән, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе 2015 елның апрелендә йорт ишегалдындагы юлны төзәтүне ноябрьдә эшләргә планлаштырган иде. Шулай ук люк капкачларын ябу буенча да сораулар күп. Ипподром һәм Дементьев урамнарындагы люкларны ябу буенча гариза узган елның июль башында алынган иде. Ә проблеманы хәл итү быелның август аена калдырылган. Әлеге мәсьәләләр без шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитетының исенә төшергәч кенә хәл ителде, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading