16+

Һәр дүртенче россияле эшкә хайванын китерергә хыяллана

SuperJob: һәр дүртенче россияле мәче яки этен эшенә алып киләргә хыяллана.

SuperJob: һәр дүртенче россияле мәче яки этен эшенә алып киләргә хыяллана.

Һәр дүртенче хезмәткәр вакыт-вакыт үзе белән мәче яки этен эшкә алып киләргә хыяллана, диелә SuperJob тикшеренүендә. Ул махсус РИА Новости басмасы өчен үткәрелгән.

"Хәзерге вакытта 12 процент компаниядә генә хезмәт шартлары моны эшләргә мөмкинлек бирә. Россиялеләрнең 26 проценты мондый инициативаны хуплый. 39 проценты моңа тискәре карый. Мәче һәм эт тотмаганнар арасында бу күрсәткеч тагын да югарырак - 43 процент. Респондентлар еш кына үз позицияләрен хезмәттәшләре өчен уңайсызлыклар, мәче яки эт йонына аллергия яки хайванның үзе өчен стресс белән аңлата. Һәр дүртенче россияле (26 процент) хайван белән офиста очрашу мөмкинлегенә нейтраль карый", - диелә сораштыруда.

Хатын-кызлар ир-атларга караганда йорт хайваннарының эштә булуын хуплый (28 процентка каршы 24 процент). Эт хуҗалары арасында хайваннарны эшкә китерү мөмкинлеген хуплаучылар шактый күбрәк. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading