17 август көнне Казан Халыкара ат спорты комплексында Татарстан эшлекле хатын-кызларының III форумы узачак.
Форумда хатын-кыз депутатлар, төрле фирма башлыклары, иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм башкалар - барлыгы 200дән артык эшлекле хатын-кыз катнашачак.
Форумның төп чарасы балалар өчен оештырылган хәйрия концерты булыр, мөгаен. Бәйрәмдә балаларга концерт әзерләүдән тыш, истәлекле бүләкләр, беренче сыйныфка кирәк-яралар тапшырачаклар. Чара кысаларында "Хатын- кыз куллары" дип исемләнгән заманча татар сәнгате күргәзмәсе дә үтәчәк. Биредә чигелгән түбәтәйләр, кулдан тегелгән курчаклар, шамаилләр, башка кул эшләнмәләрен күрергә мөмкин булачак. Көне буе "Хатын-кыз бизнесы» күргәзмәсе эшләячәк. Анда эшлекле хатын-кыз кирәк - яраклары тәкъдим ителәчәк. Форумда хатын-кызлар арасында ат ярышлары да булыр дип көтелә. Чабышкылар "Татарстанның эшлекле хатын-кызлары" кубогына көч сынашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар