16+

Хайваннар үтереп тәм табучы кызларга кылган гамәлләре өчен җавап бирергә туры киләчәк

Күптән түгел интернет челтәрләрдә ике яшүсмернең коточкыч фотолары дөнья күрде.

Хайваннар үтереп тәм табучы кызларга кылган гамәлләре өчен җавап бирергә туры киләчәк

Күптән түгел интернет челтәрләрдә ике яшүсмернең коточкыч фотолары дөнья күрде.

Алина Орлова белән Алена Савченко (вк социаль челтәрендә ул Кристина Конопля буларак теркәлгән) хайваннарны кимсетеп, ә төгәлрәк, алар өстендә төрле "тәҗрибәләр" үткәреп, ничек җәзалаганнарын фотога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштырганнар.

Хабаровски өлкәсендә яшәүче әлеге ике туташ этләрне җәберләгән, песиләрнең эчке органнарын алган. Алар корбаннарын "яхшы кулларга бирәм", "кечкенә песи балаларына хуҗа кирәк" кебек игъланнар аша һәм приютлардан алганнар.

Бүгенге көндә Хабаровски өлкәсе халкы петиция әзерләгән. Документта алар мондый вәхшилекне җәзасыз калдырырга ярамый дип язып, имзалар җыялар.



Россия тикшерү комитеты ачыклаганча, әлеге кызлар барысы 15 хайван һәм кош-корт үтергән.Төгәл һәлак булган хайваннар саны хәзер дә ачыклана. Кызларның берсенең фатирында уздырылган тентүдән соң, песи баш сөяге табылган.

Тикшерү комитеты белдергәнчә, Алина белән Алена Россия Федерациясеҗинаять кодексының "алдан планлаштырып, бер төркем затлар белән оештырылган хайваннарга карата рәхимсез мөгамәлә" матдәсе буенча җавап тотарга мөмкиннәр. Шулай ук кызларның башка җинаятьләргә катнашы булмавын һәм аек акылда булуларын дәлилләү өчен психиатрик анализ үткәреләчәк.



Бүгенге көндә Алена Савченко (https://vk.com/id250130203) һәм Алина Орлованың (https://vk.com/sadcat669) диварлары ачык. Алина үзен яклап язмалар да элгән: "Минем өстемә кемдер ялган яла яга. Мин бернәрсә дә үтермәдем һәм үтерергә җыенмыйм", - дип язган. Аленаның диварындагы язмалар исә кызга карата бер яхшы фикер дә уятмый. Интернетта урнаштырылган видеосурәтләр бүгенге көндә юкка чыгарылган.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading