16+

Хәерле ял көннәре телибез сезгә!

Бүген барыбызны да кояшлы якшәмбе иртәсе сәламләде. Сары көзнең матур көннәрен бушка сарыф итмичә, аның бөтен төсләр байлыгына сокланып, рәхәтлеген тоеп калыйк, дуслар.

Хәерле ял көннәре телибез сезгә!

Бүген барыбызны да кояшлы якшәмбе иртәсе сәламләде. Сары көзнең матур көннәрен бушка сарыф итмичә, аның бөтен төсләр байлыгына сокланып, рәхәтлеген тоеп калыйк, дуслар.

Боҗралы узыш буенча Татарстан кубогы
Бүген "Казанринг" автодромында боҗралы узыш буенча Татарстан кубогының соңгы көне. Тамашачыларны Иделбуе федераль округының иң көчле пилотлары чыгышы көтә.
Вакыты: 12.00
"Циферблат"ның "Тырмарка" күргәзмәсе
Күргәзмәдә узган гасырның кием-салымнарын, савыт-сабаларын, көнкүреш әсбапларын, иске китапларны сатып алырга мөмкин.
Вакыты: 9.00
"Этләр балы"
"Ленин" исемендәге мәдәният йортында "Этләр балы" бәйрәме уза. Чарада килгән кунакларга кызыктыргыч бәйгеләр һәм бүләкләр уйнатыла, дүрт аяклы дусларга чын бал оештырыла, биредә шулай ук гадәти булмаган фотосурәтләр дә ясарга мөмкин.
Вакыты: 12.00
"Подкаблучники" спектакле
УНИКСта "Подкаблучники" спектакле күрсәтелә. Әсәрнең нигезендә бер гаилә тарихы ята. Марк һәм Аннаның бергә яши башлауларына бер ел тулган. Ләкин икенче көнне үк аларның фатирларына төрмәдән Аннаның беренче ире кайтып төшә һәм алар бер түбә астында яшәргә мәҗбүр. Мондый очракта көрәшергә кирәкме? Кемгә? Кем белән?
Вакыты: 18.00
Күзләре күрмәүче яшь музыкантлар концерты
Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында күзләре күрмәүче яшь музыкантларның концерты уза. Композитор һәм автор-башкаручы Дмитрий Бикчентаев җитәкчелегендәге "НеЗаМи" коллективы үзләренең яңа альбомнарын тәкъдим итә. Чарага керү - бушлай.
Вакыты: 14.00
Театрларда
Әлеге чаралардан тыш, башкаланың театр заллары да тамашачыларны үзләренә чакыра. Бүген К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында - сәгать 17.00 дә "Мәхәббәт бакчасы" (Шамил Фәрхетдинов, Рәшит Заһидуллин) спектакле, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында сәгать 18.00дә "Җилкәнсезләр" (К.Тинчурин) драмасы күрсәтелә. Ә "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында - "Муха-цокотуха" әсәре (Башлана: 11.00, 13.00 сәгатьләрдә), Казан дәүләт яшь тамашачылар театры "Здравствуй, я ваша тетя" пьесасын тәкъдим итә. Вакыты: 18.30.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading