16+

"Хезмәт ветераны" исемен алырга минем хокукым бармы?

Мин китапханәче булып эшлим. Эш стажым - 30 ел. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә исәпкә алуда катнашкан өчен, миңа Дәүләт статистикасы федераль хезмәтеннән ведомство билгесе тапшырылды. Бу миңа «Хезмәт ветераны» исемен алырга мөмкинлек бирәме? Гөлсинә Животникова, Балтач районы, Чепья авылы. Татарстаның Хезмәт, эш белән ­тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хез­мәткәрләре аңлатуынча,...

Мин китапханәче булып эшлим. Эш стажым - 30 ел. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә исәпкә алуда катнашкан өчен, миңа Дәүләт статистикасы федераль хезмәтеннән ведомство билгесе тапшырылды. Бу миңа «Хезмәт ветераны» исемен алырга мөмкинлек бирәме?

Гөлсинә Животникова, Балтач районы, Чепья авылы.

Татарстаның Хезмәт, эш белән ­тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хез­мәткәрләре аңлатуынча, закон нигезендә, Россия Федерациясеннән ведомстволы яки дәүләт бүләге алган кешеләрнең әлеге исемгә хокуклары бар. «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булыр өчен тагын бер шарт - 20-25 ел эш стажы. Кеше барлык кирәкле документларны җыеп, теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. 2016 елның 1 июленнән законга кергән үзгәрешләр буенча, әлеге федераль дәрәҗәдәге бүләк хезмәткәрнең үз тармагы буенча алынган булырга тиеш. Сезнең очракта китапханәче буларак, Россия Мәдәният министрлыгыннан бирелгән исем генә кабул ителә. Мәдәният министрлыгы карары белән, бу өлкәдә «Хезмәт ветераны» исемен алырга бары Россия Мәдәният министрлыгыннан бирелгән «Почет грамотасы» гына хокук бирә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading