16+

Хоккей легендалары арасында дусларча матч узачак

15 февраль көнне Казанда дөньякүләм хоккей легендалары арасында дусларча матч узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

15 февраль көнне Казанда дөньякүләм хоккей легендалары арасында дусларча матч узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

Спорт сарае бозына Татарстанның җыелма командасы һәм «Филадельфия Флайерз» профессиональ клубы ветераннары чыгачак. Матчта Алексей Чупин, Дмитрий Балмин, Кирилл Голубев, Евгений Захаров, Скотт Макферсон, Эл Секорд, Боб Капентер кебек йолдызлар катнашыр дип көтелә. Уенны карау бушлай.

Визит кысаларында легендар спортчылар Казанның күренекле урыннары белән танышачак. Матчтан соң икенче көнне алар Казан һәм Татарстанның яшь хоккейчыларына мастер-класс уздырачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading