16+

Хокук бозучы җитәкчеләрне штраф дигәнең аямый

Төзелгән йортның яки бинаның газ, су, электр һәм башка челтәрләргә килешүдә күрсәтелгән вакытта тоташтырылмавы, сатып алынган җир кишәрлегенә документларны бирүнең сузылуы - тормышыбызның ямьсез мисаллары. Мондый очракларга юлыкканда сүгенеп-талашып, нервларны туздырып йөрергә кирәкми. Мәсьәләне чишүнең бик шәп юлы барлыкка килде. Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 2015 елның 13 июлендә имзаланган «Көндәшлекне...

Төзелгән йортның яки бинаның газ, су, электр һәм башка челтәрләргә килешүдә күрсәтелгән вакытта тоташтырылмавы, сатып алынган җир кишәрлегенә документларны бирүнең сузылуы - тормышыбызның ямьсез мисаллары.

Мондый очракларга юлыкканда сүгенеп-талашып, нервларны туздырып йөрергә кирәкми. Мәсьәләне чишүнең бик шәп юлы барлыкка килде. Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 2015 елның 13 июлендә имзаланган «Көндәшлекне яклау турында»гы Федераль канунга үзгәрешләр кертү турындагы 250-ФЗ санлы Федераль закон 2016 елның 10 гыйнварыннан гамәлгә куелды.

Россиянең монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов «Татмедиа» республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә юридик һәм физик затларны 250-ФЗ канунына таянырга чакырды. Төзелеш эшләре барышында дәүләт яки муниципаль органнар, хезмәт күрсәтергә тиешле оешма-предприятиеләр тарафыннан норматив актларга каршы килүче гамәлләр булса, өч ай узганчы ук, Россиянең монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә гариза-шикаять язу зарур.

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә, чиновникларга 3 меңнән башлап, 5 мең сумга кадәр штраф салына. Вазифа биләүче зат төзелешкә кагылышлы норматив актларны, килешү кагыйдәләрен кабат бозса, бу очракта инде 30-50 мең сум штраф билгеләнә яки ике елга кадәр хезмәттән читләштерелә.
Электр, газ, су һәм башка челтәрләргә тоташтыручы оешмалар үзләренең йөкләмәләрен вакытында үтәмәсәләр: җитәкчеләр - 10-40 мең сум, оешмалар 100-500 мең сум штрафка тартыла. Хәл кабатланса, җитәкчегә өч елга кадәр «дисквалификация» яки арттырылган штраф: җитәкчегә - 40-50 мең сум, юридик затка 600 мең сумнан башлап, бер миллион сумга кадәр штраф салына.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading