Балага үз хокукларын аңлатуның иң отышлы юлы - мөгаен, аны яшьтәшләре авызыннан әйттерүдер.
Ул видеоролик форматында күрсәтелсә, законнар, кагыйдә, хокуклар кызыклы сюжетка корылып аңлатылса, тагын да файдалырак. Кыскасы, «Бала хокук даирәсендә» бәйгесе нәкъ менә балаларга үз хокукларын белүне төп бурыч итеп куя. Шулай ук балаларның иҗади сәләтен үстерү, иң оста видеоролик авторын билгеләү максатыннан, Татарстанда өченче ел рәттән мәгълүмати-социаль видеороликлар республика бәйгесе уздырыла.
- Уку елы башлану белән, әлеге бәйгегә дә старт бирелә. 10 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр 6 яшьтән алып 30 яшькәчә булган катнашучылардан видеороликлар көтеп калабыз. Әлеге эшләрне rebenok-v-mire-prav@yandex.ru электрон адресына, шулай ук Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллегенә дә юлларга була. Эшләр сигез критерий буенча бәяләнәчәк. Роликның үзенчәлекле булуы, бәйге шартларына туры килүе, нәтиҗәлелеге, чынбарлыкны чагылдыруына да игътибар биреләчәк. Бер ролик 2 минуттан артмаска тиеш, - дип, бәйгенең шартлары белән таныштырды Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина.
Былтыр конкурста республиканың 38 районыннан 318 кеше катнашкан. Быел конкурсантлар саны тагын да күбрәк булыр дип фаразлана. Чөнки бәйге балалар арасында елдан-ел популярлаша бара. Беренче елларда укучылар бәйгегә рәсемнәрдән төзелгән роликлар гына җибәрсәләр, былтыргы эшләрдән күренгәнчә, жанр төрлелеге арткан: сүзсез кино, төрле флешмоб алымнары кергән.
- Эшнең берсе дә каралмыйча калмый, жюри әгъзалары үз бәясен биреп, баллар куела. Ахырдан баллар нигезендә роликларның рейтингы төзелә, иң күп балл җыйган 10 эш җиңүче дип табыла, аларга 20шәр мең акчалата бүләк каралган, - диде Гүзәл Удачина.
Эшләрне сайлап алу бик катлаулы, һәрберсе үзенчәлекле, шуңа да өстәмә ун җиңүчене билгеләргә дә җыеналар. Моннан тыш оештыручылар - Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшләр эшләре һәм спорт министрлыгы махсус бүләк тә әзерли. Элегрәк әлеге приз фотоаппарат, айпад булса, быелга серне чишмәде җитәкчеләр. Бәясе буенча, былтыргыдан да очсызрак бүләк булмаячак, дип кенә әйттеләр. Әлеге роликларны социаль челтәрләргә урнаштыру мөмкин булачак. Иң күп мәгънәле комментарий җыйган эш авторына «тамашачы мәхәббәте» номинациясендә бүләк тапшырылачак. Былтыр шул рәвешле бәйгедә катнашкан роликларны 20 меңнән артык кеше караган булган.
Җиңүчеләрне 20 ноябрь - Бөтендөнья балалар көнендә Казан дәүләт Яшь тамашачы театрында игълан итәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар