16+

Хәйрия концертында катнашырга теләк белдерүче артистлар исемлеге арта бара

7 октябрь көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Бөтендөнья хоспис көне уңаеннан узачак Хәйрия концертында катнашырга теләк белдерүче артистлар исемлеге арта бара.

7 октябрь көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Бөтендөнья хоспис көне уңаеннан узачак Хәйрия концертында катнашырга теләк белдерүче артистлар исемлеге арта бара.

Концерттан кергән акча Анжела Вавилова фондына күчереләчәк.
Билетларны концерт залы касаларында алырга мөмкин. Алар 300 сум тора. Концертта Анна Гөлишәмбарова җитәкчелегндәге "Яңа музыка" оркестры һәм танылган җырычлар катнашачак.

Анна Гөлишәмбарова, "Яңа музыка" камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижер, Татарстанның атказанган артисты:
- Хәйриячелек белән әледән-әле шөгыльләнеп килсәк тә, исәбен алып барган булмады. Шулай да без ярдәм итә торган балалар йорты, реабилитация үзәкләре бар. Сукырлар җәмгыяте белән дә даими эшлибез. Бу тема безнең өчен ят түгел. Соңгы вакытта хәйриячелек хәрәкәтенә күп кенә коллективлар кушылды. Сәнгать дөньясындагы эшчәнлекнең яңа бер баскычы бу. Ни өчен Бөтендөнья хоспис көненә багышланган әлеге концертта чыгыш ясарга булдык? Чөнки бу ярдәм хосписның икенче чиратын төзү өчен тотылачак. Бу бик мөһим объект. Хоспислардагы шартларны, андагы тәрбиянең ни дәрәҗәдә яхшы булуын, медицина персоналының һәм волонтерларның зур тырышлык куеп эшләүләрен яхшы беләм. Чөнки дус кызымның әнисе гомеренең соңгы ике-өч аен шунда үткәрде. Андагы тәрбиягә мохтаҗлар да көннән-көн арта бара. Ярдәмнең адреслы булуы һәм әлеге хәйрия фонды эшчәнлегенең үтәкүренмәле булуы да җәлеп итте безне.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading