16+

"Җиңү белән көтәбез": Казанда мобилизацияләнүчеләр өчен концерт булды

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә мобилизацияләнгән татарстанлылар өчен патриотик концерт  оештырдылар, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә мобилизацияләнгән татарстанлылар өчен патриотик концерт  оештырдылар, дип хәбәр итә «Татар-информ».

РФ Оборона министрлыгының Казан суворов хәрби училищесы башлыгы генерал-майор Валерий Миронченко концертны сәламләү белән башлады.
Генерал-майор хәбәр иткәнчә, мобилизацияләнгән татарстанлылар кирәкле хәрби форма һәм кирәк-яраклар алган инде. Хәзер аларга хәрби әзерлек үтәргә туры киләчәк.

"Иң мөһиме, бәрелеш вакытында иңгә-иңне куеп барачак иптәшләреңә хөрмәт белән карау. Онытмагыз, өйдә сезне ата-аналар, хатыннар, апалар, абыйлар һәм балаларыгыз көтә. Мин сезгә шул ук составта сугышчан бурычны үтәп кайтырга телим". - — диде Валерий Миронченко, ул егетләргә үзләрен сакларга һәм сәламәтлекләрен кайгыртырга киңәш бирде.

"Мин сезнең туганнарыгызга һәм якыннарыгызга никадәр авыр булуын аңлыйм, - дип мөрәҗәгать итте мобилизацияләнүчеләргә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская. - Без сезнең белән горурланабыз, чөнки илебездә һәркем Ватанны саклауга әзер. Шуңа күрә без сезне җиңү белән көтәбез».

Концертта «Премьер» вокаль квартеты, «Егерменче гасыр» ВИА, дирижер Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры һәм ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, республиканың башка иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading