Татарстан башкаласы икенче тапкыр «SMP Racing» боҗралы узышның Россия сериясе финал өлешен кабул итәчәк.
17 һәм 18 сентябрь көннәрендә узышчылар Россиянең иң катлаулы һәм техник яктан иң яхшы җиһазландырылган трассасын узар дип көтелә. «B-Tuning» командасы пилоты һәм җитәкчесе, ралли буенча Россиянең икеләтә чемпионы, күптапкырлар «Туринг-Лайт» классындагы Россия чемпионы Андрей Севастьянов әлеге трассаны шулай бәяләде.
- Ул барлык таләпләргә дә туры килә. Биредә төрле күтәрелешләр, артка сыгылмалар бар, тизлекне дә максималь рәвештә арттырырга мөмкин, - ди ул. Ә яңгырлы һава торышы исә узышчыларны тагын да кызыклырак итәчәк, дип вәгъдә бирә.
Ике көн дәвамында биш автомобиль класслары арасында ун узыш оештыру күздә тотыла.
«SMP Racing»ның нәрсә икәнен белмәүчеләр өчен шуны әйтергә мөмкин: бу Россиядә автомобиль спорты дөньясында иң мөһим вакыйгалардан санала. Аның узышлары илебезнең җиде шәһәрендә үткәрелә һәм ярышларда 100дән артык профессиональ узышчылар катнаша. Казанда үткәреләчәк өлешендә 70ләп узышчы ярышачак. Алар Россиянең төрле төбәкләреннән җыела. Әлеге тамашаны карарга теләүчеләр өчен чарага керү − бушлай. Ә инде килеп карау мөмкинлеге булмаганнар өчен онлайн-трансляция оештырылачак.
Сүз уңаеннан, трассада машина куучылар арасында Ирек Миңнәхмәтов, Марат Шәрәпов, Илсур Әхмәтвәлиев кебек танылган спортчылар да бар. Ике тапкыр Европа чемпионы, Татарстан чемпионы Илдар Рәхматуллин узышларның финал өлешен Казанда уздыру җанатарларны шатландыру өчен тагын бер мөмкинчелек дип саный. Ул үзенең Ирек Миңнәхмәтов өчен җан атачагын да яшерми.
- Быел безнең өчен бик җитди көрәш булачак. «Турнинг-Лайт» классында гына да 10 пилотның җиңәргә мөмкинлеге бар. Тамашачылар өчен оештыручылар бик әйбәт шоу әзерли. Хәтта автомобильләрне якыннан күрергә, аларга утырып карарга да мөмкин булачак. Фотосессияләр үткәрү, автографлар бирү дә ниятләнә, - ди спортчы.
Шуны да әйтергә кирәк, танылган һәм тәҗрибәле узышчылар өчен генә түгел, 16 яшьлек Тимур Богуславский өчен дә җан атарга мөмкин булачак. Ул әлеге чарага бик ныклап әзерләнгән һәм җиңүгә өметләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар