16+

Иң күп хезмәт хакы алучы һөнәр ияләре кемнәр?

Россия статистика хезмәте иң югары хезмәт хакы булган тармак­ларны атады.

Россия статистика хезмәте иң югары хезмәт хакы булган тармак­ларны атады.

Нефть һәм табигый газ чыгару өлкәсендә эшләүчеләр сәгатенә 793 сум тирәсе хезмәт хакы ала, тәмәке эшләнмәләре җитештерү өлкәсендә – 739 сум, нефть продуктлары җитештерүчеләргә бер сәгать хезмәт өчен түләү 734 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә хезмәт хакы үсешенең иң югары темпы билгеләнә.

2017 ел белән чагыштырганда, бер сәгатьлек хезмәт хакы 23 процентка – 260 сумга кадәр арткан. Росстат мәгълүматларына караганда, түбән хезмәт хакы сәгатенә үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә билгеләнгән. Үсемлекчелек һәм терлекчелектә – 186,5 сум, тире эшләнмәләре җитештерү өлкәсендә – 181 сум һәм кием җитештерү өлкәсендә 188 сумны тәшкил итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading