16+

Иң озын трамвай маршруты Казанда булачак. Аның озынлылыгы - 34 километр

Казанда Россия буенча иң озын трамвай маршруты барлыкка киләчәк.

Иң озын трамвай маршруты Казанда булачак. Аның озынлылыгы - 34 километр

Казанда Россия буенча иң озын трамвай маршруты барлыкка киләчәк.

Боҗралы юлның озынлыгы 34 километрга тигез булачак. Бу хакта шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитеты башлыгы Игорь Куляжев хәбәр итте. Түрә искә төшергәнчә, Казанда Зур Казан боҗрасын төзүне дәвам итәләр. М.Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәрге участокта, трамвай маршрутын боҗраландырып, эшләрне төгәлләргә тиешләр. Идел һәм Кабан күлләре арасындагы сәнәгать зонасын бу юл торак өлеш белән тоташтырачак һәм 2 км чамасы озынлыкта иң кыска юл булачак. Ул шәһәрнең үзәк өлешендәге магистральләрне бушатачак, дип ассызыклады Куляжев.

Объектны төзү узган елның җәендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында башланган. Аның 700 метр озынлыктагы беренче участогы 2020 елда, икенчесе (522 метр) 2021 елда файдалануга тапшырылачак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading