16+

Иң шәп хикәя авторларына - 180 мең сум!

Бу атнада «Без Тартариядән» дигән беренче халыкара әдәби бәйге башланып китте.

Бу атнада «Без Тартариядән» дигән беренче халыкара әдәби бәйге башланып китте.

Конкурсны «Миллиард татар» проекты оештыра.

Конкурсның максаты – татар халкы һәм Татарстанның тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынуны арттыру. Жюри составына танылган язучылар, кинематографистлар, тарихчылар, әдәби журналлар мөхәррирләре һәм мәдәният эшлеклеләре кергән. Алар арасында Россия прозаигы, шагыйрь һәм сценарист Денис Осокин («Небесные жены луговых мари», «Овсянки» и др.), режиссер, сценарист Салават Юзеев («Курбан-роман: История с жертвой», «Кое-что из ее дневника») һәм башкалар бар.

Бәйгедә 18 яшь тулган авторлар катнаша ала, аларның яшәү урыны мөһим түгел. Эшләрне ике номинациянең берсендә тәкъдим итәргә була: «Тарихи хикәя» һәм «Фантастик хикәя».

«Төп номинацияләрдән тыш, аерым бүләкләү каралган - киләчәктә сценарий нигезе була алырдай иң яхшы кинематографик текст жюри карары нигезендә билгеләнәчәк. Сайлап алынган хикәяләр бәйгенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә чыгарылырга мөмкин», – дип сөйләде конкурсның оештыру комитеты әгъзасы Илгизәр Вахитов.

Приз фонды 180 мең сум тәшкил итә. Бүләк алты җиңүче арасында бүленәчәк. Эшләр 2023 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading