Россия сыйфат системасы Бөтенроссия ипи сыйфатын тикшерү нәтиҗәләрен игълан итте.
Алар узган елның июль аеннан алып Россиянең 62 төбәгендә 176 ипи брендын тикшергән. Продукцияне 50 сыйфат һәм куркынычсызлык күрсәткече буенча күз уңыннан үткәргәннәр. Тикшерелгән товарларның 86 процентка якыны барлык таләпләргә туры килә икән. 32 процентының сыйфаты исә гамәлдәге ГОСТ таләпләреннән дә югарырак, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Иң сыйфатлы ипинең Ставрополь, Воронеж һәм Саратов өлкәләрендә пешерелүе ачыкланган. Моннан тыш Тамбовта, Ленинград һәм Чиләбедә, Владимир өлкәләрендә, Краснодар краенда товарның сыйфаты югары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар