Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында 13 майдан 30ына кадәр ХХХ Халыкара классик балет фестивале уза. Тамашачы хозурына тугыз спектакль, ике йомгаклау концерты тәкъдим ителә.
Скопировать ссылку

Фестиваль «Ромео и Джульетта» спектакле белән ачылды. «Дон Кихот», «Лебединое озеро», «Жизель» кебек балетлар белән бергә, Резеда Ахиярованың «Алтын Урда»сы да күрсәтеләчәк. Болгария, Германия, Норвегия, Испания кебек илләрдән һәм Россия шәһәрләреннән 30дан артык биюче килүе көтелә. Алар арасында Норвегия милли балетыннан илнең иң оста биючесе Осиэль Гунео да бар. Ул «Дон Кихот» балетында бии.
Фестивальдә шулай ук «Лебединое озеро», «Баядерка», «Анюта», «Жизель» кебек балетлар күрсәтеләчәк. Үзебезнең артистлардан тыш Америка, Германия, Белоруссия, Бөекбритания кебек илләрдән 30 балет биючесе килер дип көтелә. Мактаулы кунак булып СССРның халык артисты Владимир Васильев киләчәк.
Комментарийлар