16+

Иң яхшы афиша һәм плакатка конкурс игълан ителә

Яшь, талантлы, креатив дизайнерлар һәм рәссамнар арасында "Театраль Идел буе" округ фестивале өчен иң яхшы афиша һәм плакатка конкурс игълан ителә.

Яшь, талантлы, креатив дизайнерлар һәм рәссамнар арасында "Театраль Идел буе" округ фестивале өчен иң яхшы афиша һәм плакатка конкурс игълан ителә.

2021-2022 елларда "Театраль Идел буе" яшьләр театр коллективлары фестивале Идел буе федераль округының иҗтимагый проекты яшьләрне театр мохитенә җәлеп итү, мәдәни күзаллауларын киңәйтү, мәдәни һәм әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру, яшьләр һәм балалар театр сәнгатен үстерү өчен шартлар һәм стимуллар тудыру максатыннан үткәрелә.

Конкурсны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты оештыра.

Конкурста 6 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балалар, 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.

Конкурска оста дәрәҗәдәге рәсем эшләре (рәсемнәр); компьютер технологияләрен, график программаларны кулланып башкарылган эшләр кабул ителә.

Конкурска гаризалар 2022 елның 25нче январенә кадәр theatres.fest@mail.ru электрон адресына кабул ителә ("афишалар конкурсы" тамгасы белән). Конкурс нигезләмәсе белән театральноеприволжье.рф сайтында танышырга мөмкин.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы

реклама хокукларында

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading