16+

Иң яхшы авыл хуҗалыгы белгечләрен сайлыйлар

Татарстан агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсына гаризалар кабул ителә. Бу турыда Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсына гаризалар кабул ителә. Бу турыда Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

26 - 27 октябрьдә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсы үтәчәк. Чара “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла.

Бәйге иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм һөнәри осталыгын арттыру, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең абруен күтәрү максатында уздырыла. Чарада республика авыл хуҗалыгы тармагының югары яки урта һөнәри белеме һәм эш стажлары түбәндәгечә булган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге хезмәткәрләре катнаша ала: инженер-механик, зоотехник-мехнизатор, механизатор», машина белән сыер саву операторы, терлекче-бозау караучы һөнәре буенча стажы кимендә 1 ел; ветеринария табибы, агроном һөнәре буенча стажы кимендә 3 ел; бухгалтер-икътисадчы һөнәре буенча стажы 5 ел.

Конкурс ике этапта уздырыла – теоретик белемнәрне тикшерү һәм практик эш. «Иң яхшы инженер-механик»; «Иң яхшы агроном»; «Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы»; «Иң яхшы механизатор»; «Иң яхшы ветеринария табибы»; «Машина белән сыер савучы иң яхшы оператор»; «Иң яхшы зоотехник»; «Иң яхшы терлекче-бозау караучы» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Быелгы конкурста яңа номинация – «Терлекләр ишәйтү технологы» (эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы) кертелә.

Конкурста җиңүчеләр һәр номинация буенча катнашучы дипломнары һәм I, II һәм III урыннар өчен 10, 8, 6 мең сум күләмендәге сертификатлар белән бүләкләнәчәк (1нче урыннарны алучылар шулай ук чит илгә һөнәри стажировкага бару мөмкинлеге алачак). Призлы урыннарны алмаган катнашучыларга конкурста катнашу турында диплом һәм кызыксындыру призы – 2000 сум акча биреләчәк.
Узган еллардагы конкурсларда җиңеп, Германиягә халыкара стажировка отучылар конкурста кабат катнаша алмыйлар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading