16+

Иң яхшы авыл клубына 500 мең сум бирелә

Быел беренче тапкыр иң яхшы авыл клубын һәм мәдәният йортын билгеләячәкләр. Җиңүчегә 1 миллион сум акчалата бүләк тә каралган. Дөрес, бу бүләк акчалата бирелмәячәк, әмма, әлеге акчага мәдәният йортлары үзләренә кирәк техника, җиһазлар сатып алачак. Сәхнә өчен кием-салым тектерү мөмкинлеге дә булачак.

 Бәйгедә барлыгы 1700дән артык мәдәният учагы катнашкан. Аларның 153е зона этабына чыккан. Киләсе атнага исә җиңүче  клубларның исемнәре дә билгеле булачак.  Урыннарны билгеләгәндә кечкенә клублар аерым, халык күп гомер иткән мәдәният йортлары аерым бәяләнәчәк. Оештыручылар фикеренчә, бәйгедә катнашу мәдәният йортларына алга таба тырышып эшләргә стимул бирәчәк, авыл клубларын борчыган проблемаларны ачыкларга һәм чишәргә ярдәм итәчәк. “Татар информ”да әлеге бәйгегә багышланган матбугат конференциясендә авыл клубларының кинолар күрсәтүгә яраклаштырылмавына да борчылдылар. Баксаң, авыл җирендә кинога ихтыяҗ юк икән. Республиканың сигез районында кинотеатр бар. Әмма, анда барырга атлыгып тормыйлар. Шуңа да күп авылларга алдан чакыру буенча күчмә кинотеатрлар җибәрү отышлырак.   Бәйге хакында тулырак газетабызның киләсе санында укый аласыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading