16+

Иң яхшы дәүләт органнары хезмәткәрләрен сайлыйлар

Татарстанда дәүләт органнары хезмәткәрләре конкурсы бара, иң яхшы хезмәткәр 6 ноябрьдә билгеле булачак. Быелгы бәйгедә 56 кеше катнаша.

Татарстанда дәүләт органнары хезмәткәрләре конкурсы бара, иң яхшы хезмәткәр 6 ноябрьдә билгеле булачак. Быелгы бәйгедә 56 кеше катнаша.

– Президент Рөстәм Миңнеханов тәкъдимендә 2014 елдан бирле үткәрелүче шушы конкурста инде 300 хезмәткәр үз мөмкинлекләрен сынап карады. Республикада дәүләт органнарында 5800 кеше эшли. Хезмәткәрнең законнарны белүе, аралашу осталыгы, аналитик фикерләү сәләте тикшерелә. Хезмәткәр ике дәүләт телен ягъни рус һәм татар телләрен, шулай ук берәр чит телне белсә, тагын да яхшы. Үзенең осталыгын күрсәткән хезмәткәр кадрлар резервы сыйфатында күз уңында тотыла, – диде Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәткәрләре һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов.

Россия Федерациясе Хезмәт министрлыгының дәүләт хезмәтен үстерү департаменты директоры Дмитрий Баснак та конкурсантларга уңышлар теләде.

– Татарстанның дәүләт хезмәткәрләренең бәхете бар, чөнки Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтен оештыру нәтиҗәле рәвештә гамәлгә ашырыла, – диде Дмитрий Баснак. – Төбәкләр һәм федераль органнар күп булганлыктан, Россия күләмендә мондый конкурс юк. Татарстан кебек һәр төбәк үзендә шушындый конкурс оештырса, әлбәттә, яхшы булыр иде.

Дмитрий Баснак кешеләр ышанычын яуларга чакырды. “Халык ышанычын яулар өчен намуслы һәм белемле булырга кирәк. Мондый конкурслар тәҗрибә һәм белем туплау мөмкинлеге дә булып тора”, – дип искәртте ул.

Республикада дәүләт хезмәткәрләре конкурсының 2014 елдагы җиңүчесе Иван Гущин “бәйгене муниципаль хезмәткәрләр арасында да оештыру кирәк” дигән фикер әйтте. Конкурста 6 номинациядә 12 җиңүче билгеләнә. Татарстан Президенты җиңүчеләргә дипломнарны шәхсән үзе тапшыра, акчалата премияләр дә каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading