16+

Иң яхшы хат ташучыларны бүләкләделәр

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин бүген иң яхшы почта бүлекчәләрен һәм хат ташучыларын бүләкләде.

Иң яхшы хат ташучыларны бүләкләделәр

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин бүген иң яхшы почта бүлекчәләрен һәм хат ташучыларын бүләкләде.

– «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте әлеге бәйгене "Татарстан почтасы" белән берлектә биш ел дәвамында елына ике тапкыр үткәреп килә. Хат ташучылар безнең ярдәмчеләребез, алар безне пропагандалый. Продукциябезне халыкка сез җиткерәсез. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Киләсе елга призлы номинацияләрнең санын тагын да арттырачакбыз. 2019 елның беренче ярты еллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча иң яхшы җиде почта бүлекчәсе һәм биш хат ташучы бүләкләнәчәк, – диде ул.

Иң яхшы почта бүлекчәләре утызар мең, ә иң оста хат ташучылар унбишәр мең сум премия белән бүләкләнде.

"Иң яхшы авыл хат ташучысы" номинациясендә Мөслим районыннан Ландыш Нуриева җиңде. "Кече шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы" – Азнакай районыннан Айгөл Кобычкина, "Иң яхшы шәһәр хат ташучысы" – Венера Хөсәенова (Бөгелмә). Кама Тамагы районының Каратал авылы иң яхшы почта бүлекчәсе булып танылды. "Журналларга язылуда иң яхшы тираж" дигән номинациягә Арча районының Урта Сәрдә почта бүлекчәсе лаек булды.

Җиңүчеләрнең берсе Венера Хөсәенова хат ташучы булып унҗиде ел эшли. Узган ел белән чагыштырганда, быел газета-журналларга тагын да күбрәк кешене яздырткан.
– Эшемне бик яратып башкарам, һәр язылу кампаниясендә куелган норманы үтәп барам, – ди ул.
Аның әйтүенчә, гомер буе газета алдырган кеше беркайчан да язылудан туктамый.  

– Бигрәк тә олырак буын күп укый. Ирле-хатынлы пенсионерлар тугыз төрле газета ала. Барысын да яратып укыйлар, аларга газетаны китерү дә рәхәт, – ди Венера.

Айгөл Кобычкинаның уңышлары тагын да зуррак. Үткән ел район газетасына алтмыш бер кеше язылган булса, быел 194 кешене яздыра алган. Ул бу вазифада дүртенче генә ел.
– Мин элек сату өлкәсендә эшләдем, хәзерге эшем күбрәк ошый. Кешеләр белән күп аралашырга туры килә. Бер урында гына утырмыйсың, гел хәрәкәттә. Сине һәр өйдә көтеп алалар. Әби-бабайлар, пенсияләре әллә ни күп булмаса да, сигезәр төрле газета ала, – ди ул.

"Татарстан почтасы" мәгълүматларына караганда, быелның икенче ярты елы өчен Татарстанда 1,19 млн нан артык басма матбугатка язылганнар.

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading