16+

Иң яхшы проект менеджерлары Татарстанда җыелачак

Казанда беренче тапкыр 9 июньнән 11 июньгә кадәр "Проект җитәкчесе 2021" бөтенроссия конкурсы узачак. Анда Россиянең иң яхшы проект менеджерлары катнашачак.

Казанда беренче тапкыр 9 июньнән 11 июньгә кадәр "Проект җитәкчесе 2021" бөтенроссия конкурсы узачак. Анда Россиянең иң яхшы проект менеджерлары катнашачак.

Конкурс Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылды. Аның төп максаты - проект менеджерларына ярдәм итү, төрле өлкәләргә уңышлы тәҗрибәләр кертү, шул исәптән дәүләт секторында да. Конкурста иң яхшыларны сертификацияләнгән белгечләр, эре компанияләрнең топ-менеджерлары, илнең һөнәри бергәлеге лидерлары билгеләячәк.

Җиңүчеләрне биш номинациядә сайлаячаклар: «Проект җитәкчесе», «Проект офисы җитәкчесе», «Проект белән идарә итүдә Эксперт», «agile-командалар лидеры», «Цифрлы трансформация лидеры». Дипломнардан һәм истәлекле бүләкләрдән тыш, проект менеджерлары IPMA халыкара стандарты буенча бушлай сертификация узу хокукына ия булачак. Шулай ук аларның проектлары республика хөкүмәтенә гамәлгә ашыру өчен тәкъдим ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading