16+

Иң яхшы тикшерүчеләр билгеле булды. Кемнәр алар?

ТР буенча баш федераль инспектор РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды.

ТР буенча баш федераль инспектор РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды.

2021 елның 03 мартында, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров кушуы буенча, ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе хезмәткәрләренә законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш керткән, югары профессиональлек һәм хезмәт бурычларын үтәгән өчен рәхмәт белдерде:

- криминалистика бүлеге җитәкчесе Илсур Тимергалиев;

- Казан шәһәренең Вахитов районы буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе Ренат Вәлиев;

- аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча икенче бүлекнең өлкән тикшерүчесе Раил Сәмигуллин.

«Сезнең хезмәт сөючәнлегегез, фидакарьлегегез һәм тапшырылган эш өчен җаваплылыгыгыз ихтирам уята. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, Ватаныбыз иминлеге хакына Сезнең алда торган бурычларны уңышлы гамәлгә ашыруыгызны телим», - диелгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе хатында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading