16+

Иң яхшы товарлар бишлегенә эләккән продуктларның өчесе – Татарстанныкы!

«Россиянең 100 иң яхшы товары» федераль конкурсына йомгак ясалды. Традиция буенча әлеге 100леккә кергән товарларның бишесенә иң югары бәя бирелә. Бу юлы югары бүләккә ия биш продуктның өчесе Татарстанда җитештерелә булып чыкты.

«Россиянең 100 иң яхшы товары» федераль конкурсына йомгак ясалды. Традиция буенча әлеге 100леккә кергән товарларның бишесенә иң югары бәя бирелә. Бу юлы югары бүләккә ия биш продуктның өчесе Татарстанда җитештерелә булып чыкты.

Бәйгегә продукт җитештерү белән шөгыльләнүче 205 оешмадан барлыгы 451 гариза тапшырылган булган. Татарстаннан 134 төр хезмәт һәм товар катнашкан. Шуларның 43е федераль дәрәҗәдә лауреат исеменә лаек булдылар. Җиңүчеләрне 20 декабрьдә Казан Ратушасының Колонналар залында тәбрик итәчәкләр. «Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре – 2018» бәйгесе кысаларында лауреатларны, дипломантларны Республиканың премьер-министры Алексей Песошин, сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов котлар дип ниятләнелә.

Нәтиҗәләр буенча, Яшел Үзәннең Горький заводында җитештерелә торган «Зеленый дол» кече ракета корабле «Сыйфат лидеры» номинациясендә җиңү яулаган. Инновация юнәлешендә «Сетевая компания» җәмгыяте тәкъдим иткән ысул белән электр энергиясен куллану хезмәте югары бәя алган. Ә Балтач май-сөт комбинатында җитештерелә торган «Маасдам» сырына «Сыйфат тәме» номинациясендә тиңнәр табылмаган. Конкурста катнашу товарыңны башкаларга танытудан тыш, аны иң сыйфатлы итеп тәкъдим итү мөмкинлеге дә бирә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading