16+

Иң зур ифтар мәҗлесе “Казан-Арена”да узачак

26 июнь көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия Мөселман эшкуарлары ассоциациясе, "Казан-Арена" стадионы дирекциясе белән берлектә өченче мәртәбә "Республика ифтары"н уздыра.

26 июнь көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия Мөселман эшкуарлары ассоциациясе, "Казан-Арена" стадионы дирекциясе белән берлектә өченче мәртәбә "Республика ифтары"н уздыра.

5 мең кешегә исәпләнгән иң зур ифтар мәҗлесе "Казан-Арена" стадионында үткәрелә. Республика ифтарына чакырылганнар арасында Татарстанның дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятим балалар бар. Ифтарда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашыр дип көтелә. Стадионның махсус әзерләнгән урыннарында җәмәгать намазы укылачак, вәгазьләр сөйләнәчәк, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading