16+

Ял көннәрендә нинди һава торышы көтелә?

Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 25-26 гыйнварда республикада антициклон йогынтысында әллә ни явым-төшем көтелми.

Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 25-26 гыйнварда республикада антициклон йогынтысында әллә ни явым-төшем көтелми.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -11..-17 градуска кадәр төшәчәк, көнчыгышта аязганда -22 градуска чаклв. 25 гыйнварда көндез -8..-13 градус, 26 гыйнварда көндезен  

 -3...-8 градус фаразлана, көнчыгышта -  -11 градуска чаклы.
Татарстан  Гидрометеүзәге фаразы буенча, киләсе атна башында, 27 гыйнварда, төнлә явым-төшем көтелми, һава температурасы -6..-11 градус тирәсе булачак, көнчыгышта -17 градус.  Көндез көнбатыш районнарда кар явачак, температура -1..-6  градуска кадәр күтәрелә.  

28 гыйнварда күпчелек районнарда кар явачак. Төнлә һава температурасы -2...-7, көнчыгышта -11 градуска, көндез +1...-4 градуска кадәр күтәреләчәк. Юлларда урыны белән көчле бозлавык көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading