16+

Янгын сүндерүчеләргә иминият пенсиясен вакытыннан алда түләячәкләр

Коткаручыларның вакытыннан алда иминият пенсиясенә хокукларын һәм гарантияләрен финанс белән тәэмин итү федераль бюджет акчалары хисабына башкарылачак.

Коткаручыларның вакытыннан алда иминият пенсиясенә хокукларын һәм гарантияләрен финанс белән тәэмин итү федераль бюджет акчалары хисабына башкарылачак.

Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володинга «Россия Федерациясенең аерым канун актларына коткаручыларга авария-коткару хезмәтләре, Россия Федерациясе субъектларының янгынга каршы хезмәтләре хезмәткәрләренә вакытыннан алда пенсия белән тәэмин итү хокукын бирү өлешендә үзгәрешләр кертү турында»Федераль закон проекты җибәрелде.

Канун проектына ярашлы рәвештә, Россия Федерациясе субъектларының янгынга каршы хезмәт вазыйфаларында ким дигәндә 25 ел эшләгән һәм гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә катнашкан затлар картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда ала алачак. Ир — атлар 55 яшьтә, хатын-кызлар 50 яшьтә пенсиягә чыга алачак.

Коткаручыларның вакытыннан алда иминият пенсиясенә хокукларын һәм гарантияләрен финанс белән тәэмин итү федераль бюджет акчалары хисабына башкарылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading