16+

Яшьтәшләренә һөҗүм иткән укучы мәктәпкә пычак, чүкеч һәм пистолет алып килгән

Чиләбе мәктәбендә укучыларга һөҗүм итүче тоткарланган, дип хәбәр итә РИА Новости.

Чиләбе мәктәбендә укучыларга һөҗүм итүче тоткарланган, дип хәбәр итә РИА Новости.

"Тревога сигнализациясе төймәсеннән сигнал килде, һәм безнең хезмәткәрләр кичекмәстән урынга чыктылар. Аны (һөҗүм итүчене) тоткарлаганнар һәм алга таба тикшерү өчен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар", - дигән Росгвардия хезмәткәре.
Чиләбе башлыгы Алексей Текслер хәбәр иткәнчә, 16 сентябрь көнне Чиләбедә 68 нче мәктәптә укучы чүкеч белән башка укучыларга һәм педагогларга һөҗүм иткән, зыян күрүчеләр бар. Төбәк сәламәтлек саклау министрлыгы ачыклавынча, 13 яшьлек өч яшүсмер - ике кыз һәм малай-һәм укытучы беренче медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң хастаханәгә озатылган. Бер укучы кыз баш сөяге-ми җәрәхәте дә алган, аңа операция ясала. 
Кайбер мәгълүматларга караганда, һөҗүм итүчене сыйныфташлары мыскыл иткән, аннан көлгәннәр, дип хәбәр иткән журналистларга укучы бала. 
"Тәртипле малай. Ул үзен скинхед кебек тотты, бәлкем шуңадыр аннан көлделәр", - дигән ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading