16+

Җиңүчеләргә 5,5 миллион доллар

24 июльдән 9 августка кадәр Казанда узачак Бөтендөнья спортның су төрләре буенча чемпионатның приз фонды быел 5,5 миллион доллар тәшкил итәчәк.

24 июльдән 9 августка кадәр Казанда узачак Бөтендөнья спортның су төрләре буенча чемпионатның приз фонды быел 5,5 миллион доллар тәшкил итәчәк.

Узган еллар белән чагыштырганда бу сумма рекордлы булып санала. Барселонада узган чемпионатта исә приз фонды 3, 1 миллион долларны тәшил иткән. Һәр төр ярышта иң көчле спортсменнарга акчалата бүләк каралган. Йөзү буенча җиңүчеләргә 2, 5 миллион доллар, ачык һавада йөзүче осталарга 420 мең, суга сикерүдә алдынгыларга 780 мең, хайдавингта - 125 мең, синхрон йөзүдә - 900 мең, су полосында иң- иңнәргә 720 мең сум биреләчәк. Һәр яңа бөтендөнья рекорды өчен өстәмә 30 мең сум күләмендә бонуслар да каралган.

- Бөтендөнья чемпионатында без искиткеч чыгышларны күрәбез, спортның әлеге төрен үстерүдә көч куйган йолдызларыбызны бүләкләргә тиешбез, ди ФИНА президенты Хулио Маглионе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading