16+

Идел буе районың баш батыры билгеле!

Гел яңгыр явып торса да, көрәш сөюче тамашачы азакка хәтле торды, батырга ачкыч тапшырылу мизгелен азакка хәтле кызыксынып көтте.

Идел буе районың баш батыры билгеле!

Гел яңгыр явып торса да, көрәш сөюче тамашачы азакка хәтле торды, батырга ачкыч тапшырылу мизгелен азакка хәтле кызыксынып көтте.

Казанның Идел буе районы Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта узган Сабантуйның баш батыры билгеле - Раил Нургалиев! Раил көрәшче, тренер Илмир Төхвәтуллин белән көрәште. Билгеле инде, авырлыкта аерма булгач, Илмирга кыенрак булгандыр. "Лада Гранта" Раилгә булды. Чемпионның 39 нчы машинасы! 

Тәкәсе дә гади түгел - курдюк токымыннан, барып күрдем, зур! 

Гел яңгыр явып торса да, көрәш сөюче тамашачы азакка хәтле торды, батырга ачкыч тапшырылу мизгелен азакка хәтле кызыксынып көтте. Яңгыр кәефебезне бер дә төшермәде. Сабантуй матур булды! Азактан кояш та ялтырап чыкты... 

Лилия ЙОСЫПОВА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading