16+

Идел буендагы эсселек бу атнада чигенерме?

Россиянең Идел буе төбәкләрендә ике атнадан артык аномаль җылы һава торышы саклана.

Россиянең Идел буе төбәкләрендә ике атнадан артык аномаль җылы һава торышы саклана.

Синоптиклар фаразларынча, хәлләр үзгәрмәячәк. Кимендә тагын 5 көн бу төбәкләрдә һава температурасы нормадан 8-12 градуска югары торачак, дип яза "Российская газета".

Чиләбе һәм Омск өлкәләрендә һава 36-37 градуска кадәр җылына. Екатеринбургта шулай ук 30 градустан югарырак булыр дип көтелә. Пермь крае, Оренбург, Курган, Свердловск, Төмән өлкәләрендә дә эссе булачак.

Күршеләребез Уфа каласында 22 майда һава торышы буенча рекорд куелган. Анда һава температурасы 31,6 градуска кадәр җылынган. Самарада термометрлар 33,1 градус күрсәткән. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading