16+

Иделдә һәлакәт: кыз баланы коткара, үзе батып үлә

Елга буена ял итәргә шактый кеше килә.

Елга буена ял итәргә шактый кеше килә.

19 майда Самара өлкәсенең Ставрополь районындагы Подстепки районында Идел елгасында фаҗига була. Суга батучы кыз баланы коткарганда, ир-ат үзе бата. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Елга буена ял итәргә шактый кеше килә. Кешеләр ял итә торган урында су биеклеге төрле булу сәбәпле, агым да көчле була. 10-12 яшьлек кыз бала агым көчле булган урынга эләгә, ул чоңгылга төшеп китә башлый. Баланы коткарырга анасы ташлана. Аннары биредә ял итүче тагын бер ир-ат ярдәмгә килә.

Ир-ат кыз баланы чоңгылдан төртеп чыгара, ләкин үзе чыга алмый. Аның көчле агымга каршы көрәшергә хәле калмый. Ир-ат су астына китеп югалгач, коткаручылар чакыралар. Ир-атның мәетен өч сәгать эзләгәч кенә табалар.

«Тольятти эзләү төркеме 15.15 сәгатьтә барды. Ир-атны 19.30 сәгатьтә генә таптылар. Аның мәете өч метр тирәнлектә иде, Биредә су болганчык, агым көчле булу да эзләү эшләренә комачаулады», — дип сөйләгән коткаручылар.

Водолазлар ир-атның мәетен ярга алып чыга. Биредә аның киемнәре дә тора. Якынча белешмә буенча, аңа 57 яшь булган, дип яза Интертат

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading