16+

Җиденче сыйныф укучысы сыйныфташы китереп сукканнан соң җан биргән

Комсомольск-Амурда укучы сыйныфташы сугуыннан соң үлгән.

Комсомольск-Амурда укучы сыйныфташы сугуыннан соң үлгән.

Тикшерү комитеты Комсомольск-на-Амуре мәктәпләренең берсендә килеп чыккан фаҗигадән соң җинаять эше кузгаткан. Биредә бер укучы сыйныфташы белән сугышканнан соң үлгән. Сүз «Үлемгә китергән сәламәтлеккә авыр зыян салу» һәм «ваемсызлык» турында бара. Бу хакта бүген Хабаровск крае һәм Еврей автоном өлкәсе буенча РФ Тикшерү комитеты баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Әлеге хәл 3 декабрьдә килеп чыккан. Биология дәресендә җиденче сыйныф укучыларының берсе урыныннан торган да, яшьтәшенең башына китереп суккан. Бу, беренчел версия буенча, мыскыллауга җавап булган. 13 яшьлек яшүсмер ашыгыч ярдәм табиблары килеп җиткәнче мәктәпнең медицина кабинетында үлгән, дип сөйләделәр төбәк прокуратурасында.
Хокук саклаучылар медицина хезмәткәрләренең фаҗига урынына вакытында килеп җитүенә бәя бирәчәк.
Экспертизалар билгеләнгән. Тикшерүчеләр укучылардан һәм уку йорты администрациясеннән сорау ала.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading