16+

Җиденче сыйныфта укучы кыз бала тапкан!

16 август көнне Красноярск өлкәсе Железногорск шәһәренең бала тудыру йортында 13 яшьлек кыз бала бәби тапкан.

16 август көнне Красноярск өлкәсе Железногорск шәһәренең бала тудыру йортында 13 яшьлек кыз бала бәби тапкан.

Җиденче сыйныфта укучы баланың кызы туган.

Кыз баланың авырлы булуы быелның гыйнвар аенда билгеле була. Ул баланың әтисе 10 яшьлек дусты булуын әйтә. Балалар үзара мөнәсәбәтләрен дә яшерми: социаль челтәрдә бергә төшкән фотоларын урнаштыра, ә статусларга “гражданлык никах белән яшим” дип яза. 

Хокук саклау органнары әлеге вакыйга буенча тикшерү үткәрә. Нәтиҗәдә кыз бала алдашуын һәм баланың әтисе үзе белән бер мәктәптә укучы 15 яшьлек малай булуын әйтә. Әлеге яшүсмергә өй аресты салынган. 

Соңыннан билгеле булганча, башта яшүсмер гаебен таный, үкенә, әмма аннары үз сүзләреннән баш тарта. 

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading