16+

Идән астында җитештерелгән 8,5 мең данә пластик савытка салынган антисептик табылган

34 яшьлек эшкуар хәзерге вакытта иң зур сорау белән кулланылган товар сатып, акча эшләмәкче булган.

34 яшьлек эшкуар хәзерге вакытта иң зур сорау белән кулланылган товар сатып, акча эшләмәкче булган.

ТР Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре идән астында җитештерелегән антисептик чара таралуын туктатты. Хокук сакчылары тарафыннан татарстанлы тоткарланган. аңарда пластик савытка салынган 8,5 мең данә спиртлы продукция барлыгы ачыкланган. 

Оператив эзләү эшләре барышында полиция шулай ук, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче антисептик чараларының саклану һәм җитештерелү урынын да тапкан.

 34 яшьлек җваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры бүген тәҗел кирәкле булган продукция сатып акча эшләргә ниятләгән. Әмма тәкьдим иткән товарының тиешле таләпләргә җавап бирмәвен оныткан, күрәсең. 

Мәгълүм булганча, егет тән тиресенә сиптерелүче антисептик җитештерү өчен кирәкле җиһаз, этил спирты, тиешле компонентлар, шулай ук аны төрле күләмнәргә бүлү өчен махсус савыт сатып алган.

Складтагы тентү вакытында хезмәткәрләр тарафыннан, 1633 данә - 5 литрлы һәм 250 данә - 1 литрлы әзер антисептик чара табыла, шулай ук биредә пластик тирән савытлар, продукция атамасы язылган кәгазьләр (этикетка) һәм этил спиртының җитештерү калдыклары табылган.

Хәзерге вакытта "Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм сату", "Товар һәм продукцияне җитештерү, саклау, күчереп йөртү яки сату, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән эшләр башкару яки хезмәтләр күрсәтү" маддәләре буенча җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә.

Ни кызганыч, шундый хәлиткеч чорда ялган продукция сатып акча эшләргә тырышучылар да байтак шул. Ә икенче берәүләр үз акчаларына антисептиклар, продукция сатып алып мохтаҗларга тарата. Шулай ук үзизоляциядә утырган хуҗабикәләрнең маска тегеп, күршеләренә, таныш булмаган кешеләргә таратуларын ишетү горурлык хисе уята. Димәк. кешелек сыйфатлары, ярдәмчеллек үлмәгән әле бездә. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading