16+

Җиңел акчага өметләнеп, төп башына утырып калмагаең...

Татарстанда "Финико" оештыручыларына җинаять эше кузгатылган.

Татарстанда "Финико" оештыручыларына җинаять эше кузгатылган.

Клиентларга керемне гарантияләсәләр дә, аны салым һәм дәүләт реестрыннан яшергәннәр. Республика прокуратурасы "Финико" компаниясен Татарстанда төзелгән финанс пирамидасы дип атады. Шуңа бәйле рәвештә җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләрнең оешманы тикшергәннән соң бик күп сораулары пәйда булган.

 "Финико" халык арасында тиз арада популярлык казанган. Аларның шартлары да әкияти булып тоелган. Инвестицион компания барлык бурычларны түләргә һәм күчемсез милекне булган бәясеннән 35 процентка арзангарак сатып алырга ярдәм итәргә вәгъдә иткән. Вәгъдәләргә дә күпләр ышанган.
"Әлбәттә, баштан куркыныч иде. Әмма күпләп акча эшлисе килә бит. Тәвәккәлләргә булдым", - дип сөйли "Финико"ның клиенты Алисә.
Берәүләр компаниягә акча сала, икенчеләре социаль челтәрләрдә компания турында постлар куеп, моңардан акча эшли.
Пирамиданы Казан эшмәкәре Кирилл Доронин өч ел элек эшләтеп җибәргән. Кешеләргә пассив хезмәт хакы тәкъдим ителгән. Алар фонд базарларына, криптовалютага һәм башка сәүдә мәйданчыкларына инвестицияләү юлы белән арттыручы оешмага акча керткәннәр. Клиентларга керемнең аена 25% ка кадәр артуы турында ышандырганнар. Татарстан прокуратурасы компания эшчәнлеге факты буенча тикшерү үткәргән. Ачыкланганча, "Финико"да барысы да шома гына бармаган.
- Компания форекс-дилер лицензиясенә ия булмаган, дәүләт реестрында һәм салым органнарында теркәлмәгән, - ди ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Компаниягә карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерү нәтиҗәләре аерым контрольгә алынган.
Финанс белгечләре финанс оешмалары белән шартнамәләр төзегәндә барлык документларны җентекләп тикшерергә киңәш итә.
- "Финико"  белән төзелгән килешү нигезендә компания бернинди табышны да гарантияләми, турыдан-туры аларның валютасы - цифрлы валюта, берни белән дә беркетелмәгән, дип күрсәтә. Компания сезнең акчагыз өчен бернинди җаваплылык тотмый, - ди финанс өлкәсендәге белгеч Руслан Шәрипов.   

Компания Россиянең күп төбәкләрендә эшләгән. Җинаятьчеләр шул рәвешле 80 миллион сумга ия булганнар.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading