16+

Игелек бәйрәме

«Казан» агросәнәгать паркының ул көнне кунаклар көткәне, бәйрәм рухы әллә каян ук сизелеп тора иде. Һәр тарафтан чын безнеңчә милли көй агыла. Эшмәкәрләргә шәригать кануннарын бозмый җитештергән товарларын кулланучыларга тәкъдим итәргә менә дигән җай чыккан - Хәләл җитештерүчеләр милли ассоциациясенең Хәйрия ярминкәсенә агыла халык. Татарстанның танылган шәхесләре: Камал театры артистлары,...

Игелек бәйрәме

«Казан» агросәнәгать паркының ул көнне кунаклар көткәне, бәйрәм рухы әллә каян ук сизелеп тора иде. Һәр тарафтан чын безнеңчә милли көй агыла. Эшмәкәрләргә шәригать кануннарын бозмый җитештергән товарларын кулланучыларга тәкъдим итәргә менә дигән җай чыккан - Хәләл җитештерүчеләр милли ассоциациясенең Хәйрия ярминкәсенә агыла халык. Татарстанның танылган шәхесләре: Камал театры артистлары,...

«Казан» агросәнәгать паркының ул көнне кунаклар көткәне, бәйрәм рухы әллә каян ук сизелеп тора иде. Һәр тарафтан чын безнеңчә милли көй агыла. Эшмәкәрләргә шәригать кануннарын бозмый җитештергән товарларын кулланучыларга тәкъдим итәргә менә дигән җай чыккан - Хәләл җитештерүчеләр милли ассоциациясенең Хәйрия ярминкәсенә агыла халык. Татарстанның танылган шәхесләре: Камал театры артистлары, язучылар, галимнәр, дин эшлеклеләре чарага кунак итеп чакырылган. Араларында Әлмира Әдиятуллина, Тәэминә Биктимерова, Рабит Батулла, Хатыйп Миңнегулов, Рәшит Ягъфәровның хатыны Әкълимә ханым һәм башкалар бар.

Үзләренең һәр эшләрен «Бисмилла» белән баш­лаган җитештерүчеләрнең Хәйрия ярминкәсе ачылышын хәбәр итеп, бу юлы да изге Коръән сүрә­ләре яңгырады. Илгиз Шәй­хразиев башкаруындагы мөнәҗәтләр дә һәркемнең күңеленә хуш килде. Ә инде Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17нче гимназия укучысы Әнвәр Хайретдиновның Габдулла Тукай шигырьләрен оста итеп сөйләве гомерләрен сәхнәгә багышлаган Халык артистлары Әзһәр Шакиров, Нәҗибә Ихсанова, Илдус Әхмәтҗанов, Хәлим Җәләлов, Равил Шәрәфиев һәм Дания Нуруллина өчен сәхнәдә үзләренең дәвамчыларын күрү белән бер булгандыр. Лаеш районы Хәерби авылында урнашкан Дөяләр иле фермасы (коммерция директоры Тимур Әбҗәлилов) әлеге мөхтәрәм кунакларга дөя йоныннан эшләнгән билбаулар бүләк итте. Кунаклардан Ислам ага Шакиров, Харис хәзрәт Салихҗан Бөек Ватан сугышында катнашкан аксакаллар булса, сугыш чоры балалары, хезмәт ветераннары да шактый иде.

Сәхнәдә башланган бәйрәм мул сыйлы, хәләл табын артында дәвам итте. Җандашлар җыелган җирдә сүз милләтебезнең, туган телебезнең киләчәге, хәләлнең файдасы һәм игелеклелек турында барды. Оештыручылар барысын да алдан уйлаганнар-кунакларны хәләл ризыктан әзерләнгән күчтәнәчләр белән өйләренә кадәр машина белән озатып куйдылар. Күрсәткән кадер-хөрмәтләре өчен, кунаклар Хәйрия бәйрәмен оештыручы Ислам бизнесы һәм финансы үсеше фонды президенты Линар Якуповка, Хәләл комитеты рәисе Марат Низамовка, милли киемнәрдә һәммәсен каршы алган Флюра Абдуллинага, чал чәчле башларын иеп, рәхмәт әйттеләр.

Кыргызстаннан килеп, күрше өстәлдә сату итүче эшмәкәр ханым да әлеге матур чараның шаһиты иде. Ветераннарның ихластан шатланганын күреп, ул да изге җомга көнендә үзеннән өлеш кертергә теләде булса кирәк - шәхесләребезнең башына матур түбәтәйләрен кигезде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading