16+

Игелек кылсаң, Президент акча бирәчәк

Ислам һәм христиан диннәрендә игелекле эшләрнең саваплы булуы әйтелә. Бүген социаль эчтәлекле эшчәнлек өчен савап белән бергә Россия Федерациясе Президентының, шулай ук Татарстан Республикасы Президентының грантларын, хөкүмәтнең һәм министрлыкларның акчалата ярдәмнәрен дә алырга була.

Игелек кылсаң, Президент акча бирәчәк

Ислам һәм христиан диннәрендә игелекле эшләрнең саваплы булуы әйтелә. Бүген социаль эчтәлекле эшчәнлек өчен савап белән бергә Россия Федерациясе Президентының, шулай ук Татарстан Республикасы Президентының грантларын, хөкүмәтнең һәм министрлыкларның акчалата ярдәмнәрен дә алырга була.

«Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйткәнчә, Татарстанда 2015 елдан башлап, коммерциячел булмаган җәмәгать оешмаларына грантлар бирелә.

- Татарстанда коммерциячел булмаган 19 оешма социаль эчтәлекле 137 төрдәге хезмәт күрсәтә. Социаль яклауга мохтаҗ 6 мең кеше аларның хезмәтеннән файдалана. Узган ел җәмәгать оешмалары социаль эчтәлекле эшчәнлекләре өчен республикадан 20 миллион сум грант алды, быелгы социаль эчтәлекле проектларга да 20 миллион сумнан артык акча билгеләнде, - диде министр Эльмира Зарипова.

Россия Федерациясе Президентының да гражданлык җәмгыятьләрен үстерү өчен каралаган грантлары бар. Республиканың икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр иткәнчә, Россия Президенты грантларына социаль эчтәлекле проектларга быел 3 конкурс үткәрелә. Конкурсның беренчесенә гаризалар кабул итү 15 мартка кадәр. Гаризалар икенче конкурска 10 июньнән 31 июльгә кадәр, ә өченче конкурска 14 октябрьдән 25 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Коммерциячел булмаган җәмәгать оешмалары конкурс шартларын, гариза тутыру тәртипләрен түбәндәге адресларда белешә ала. Казанда Петербург урамындагы 28нче йортка урнашкан Эшкуарлар йортында, электрон почта: ciss.rt@mail.ru. Чаллыда Цветочный бульвардагы 1А йортка урнашкан “Перспектива” ресурс үзәгендә, электрон почта: info@rcc16.ru,mail@rcc16.ru. Әлмәттә Лермонтов урамындагы 45а йортка урнашкан “Вертикаль” ресурс үзәгендә, электрон почта: rcv16@.mail.ru,2217070@mail.ru.

“Татарстан Республикасында эшкуарлыкка теләктәшлек фонды” коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе каршындагы социаль өлкәгә инновацияләр үзәге җитәкчесе Антон Дыганов республикадагы эшкуарлар өчен белем күтәрү курслары үткәрүләре турында сөйләде. “Фонд видеодәресләр дә үткәрә”, - диде Антон Дыганов.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин мисал итеп китергәнчә, республикада 6 мең җәмәгать оешмасы исәпләнә. Шулардан “Ак Барс” фонды, “Анжела Вавилова исемендәге фонд”, “Яңа Гасыр” фонды аеруча нәтиҗәле эшчәнлек алып бара.

- Җәмәгать оешмалары милләтара һәм динара дуслыкны ныгытуда, экологияне саклауда, гаилә кыйммәтләрен ныгытуда, ватанпәрварлек тәрбияләүдә зур эш башкаралар. Коммерциячел булмаган оешмалар социаль хезмәтләрне дә дәүләт учреждениеләре югарылыгында күрсәтә башладылар. Җәмәгать оешмалары республика конкурслары турындагы игълан-белдерүләрне электрон хөкүмәт порталыннан, Иҗтимагый палата сайтыннан, шулай ук министрлыклар сайтларыннан күзәткәләп торсыннар, - диде Анатолий Фомин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading