16+

“Игелекле дулкын”да җиңелүчеләр юк

Бүген Казанда узган "Игелекле дулкын" концертында җыелган акчалар 13 яшьлек Айрат Зәйнетдиновка колак аппараты алуга тотылачак.

Бүген Казанда узган "Игелекле дулкын" концертында җыелган акчалар 13 яшьлек Айрат Зәйнетдиновка колак аппараты алуга тотылачак.

Билгеле булганча, "Игелекле дулкын" фестивале Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин тәкъдиме белән, 2017 елдан алып уздырыла. Аны оештыруда Россиянең халык артисты, композиторы Игорь Крутой да катнаша.

“Бу проект елдан-ел ныгый һәм катнашучылар өчен генә түгел, ә тамашачылар өчен дә кирәклерәк була бара. Проект һәр баланың тормышына йогынты ясады. “Изгелекле дулкын” ул сүзләр түгел, ә гамәлләр. Иң мөһиме хәйриячелек аресатына барып җитсен. Чөнки акча бирелеп, мохтаҗга барып  җиткәнче, урланып бетәргә мөмкин. Ә монда бар да төгәл, нәтиҗәле”, - ди Игорь Крутой. 

Бүгенге концерт Универсиада авылында урнашкан "Академия" концертлар залында үткәрелә. Традиция буенча, физик мөмкинлекләре чикле һәм кыен тормыш хәлләре белән очрашкан сәләтле балалар белән бергә, бүген сәхнәдә Юлия Савичева, Юлиана Караулова, Ёлка һәм M-Band төркемен дә күрергә мөмкин булачак. Концертны алып барырга Ирина Безрукова һәм Тимур Соловьёв чакырылган. 

“Бу балалар өчен бик кирәкле әйбер һәм балалар фестиваль хакында гомер буе искә алачаклар”, - дигән фикердә Юлия Савичева. 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк : быел фестивальнең географиясе дә шактый киңәйгән. Казаннан тыш, Ярославль, Севастополь, Ростов Дон, Владивосток, Новосибирск, Курск, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Калининград һәм Мәскәүдән меңләп бала катнашкан. Шуларның 120 се финалда чыгыш ясаган. Шулар арасында Татарстаннан да 13 бала бар. 

“Бу фестивальдә җиделүчеләр юк. Иң мөһиме кешеләр проект хакында, аның асылы хакында ишетә, белә һәм без ярдәм  итә алырдай кешеләргә барып җитә алабыз. Без “дулкын” булып бөтен ил буйлап җәеләбез”, - диде Илсур Метшин. Ул шулай ук бу өлкәдә тәҗрибә уртаклашу өчен Париж һәм Барселонадан да шәһәр җитәкчелеге килгәнен белдерде. 


Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading