16+

“Игелекле Казан” кысаларында үткәрелә торган хәйрия ярминкәләре 16 сентябрьдә узачак

Казанда 9 сентябрьдә планлаштырылган хәйрия ярминкәләре, һава торышы үзгәрүе сәбәпле, 16 сентябрьгә күчерелде. Ярминкәләр узарга тиешле урыннар шул ук калды, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты, Праклар һәм скверлар дирекциясенә сылтама белән.

Ярминкәләр 16 сенябрьдә шәһәр мәйданчыкларында - Горький исемендәге Үзәк ял һәм мәдәният паркында, Горки-Әмәт урманында, "Континент" һәм "Наратлык" паркларында һәм Иске Татар бистәсендәге җәяүлеләр йөри торган Каюм Насыйри урамында узачак. Ярминкәләрдә мәктәп укучылары куллары белән эшләнгән әйберләр һәм тәм-томгар алып булачак. Мәктәп Хәйрия ярминкәләренә быел беренче тапкыр "Ярдәм базар" хәйрия базары кушылачак. Ул "Черек күл" паркында узачак. 16-17 сентябрьдә узачак базарда дизайнерлар, модельерлар, һөнәрчеләр, рестораторлар катнашуы планлаштырыла. Ярминкәдә җыелган акча мохтаҗлар исеменә күчереләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading