16+

«Игелекле Казан», шәһәр чикләрен узып, федераль яссылыкка таралды

Татарстанда узган атнада булган «Игелекле Казан» Бөтенроссия форумы һәм «Игелекле дулкын» фестивале зур уңыш казанган.

Татарстанда узган атнада булган «Игелекле Казан» Бөтенроссия форумы һәм «Игелекле дулкын» фестивале зур уңыш казанган.

Казан мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә әлеге чаралар уңаеннан үзенең фикерләре белән уртаклашты. Россия Федерациясенең бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Анна Кузнецова, Россия Федерациясе Президентының җәмәгать проектлары буенча идарәсе җитәкчесе Сергей Новиков форумга югары бәя биргәннәр. Форум кысаларындагы утырышта Татарстанның һәм Казанның хәйрия чараларына финанс ягыннан ярдәм күрсәтүдә ил төбәкләре арасында әйдаманнар сафында булуы әйтелгән.

– «Игелекле Казан» проектын без кыюсыз гына шәһәр кысаларындагы эш сыйфатында гына башлаган идек, – дип искә төшерде мэр Илсур Метшин. – Башта бер мәктәптә «Игелек ярминкәсе» үткәрелде. Икенче тапкырда инде аны башка мәктәпләр күтәреп алды. Моның өчен укытучыларга, укучыларга, ата-аналарга, районнар җитәкчеләренә рәхмәт! «Игелекле Казан», шәһәр чикләрен узып, федераль яссылыкка таралды, бер мәйданга илнең экспертларын берләштерде.

– Россия Федерациясе Президенты тәүге мәртәбә «Игелекле дулкын» фестиваленә котлау җибәрде, – дип дәвам итте сүзләрен мэр Илсур Метшин. – Илнең ун шәһәрендә сайлап алу этаплары барды. Фестивальне оештырырга Россия Президентының теләктәшлеге һәм Президент грантлары мөмкинлек бирде.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading