16+

Игелектән гаеп эзләмә, яки Моргенштернның хәйриячелек акчасы нәрсә аңлата?

Башкортстанда туган рэпер Моргенштерн республиканың ятим балаларына гадәти булмаган суммада акча күчергән.

Башкортстанда туган рэпер Моргенштерн республиканың ятим балаларына гадәти булмаган суммада акча күчергән.

Төп тәгәл 666 666 сум. Хәйрия фондында иганәгә чиксез шатбыз, дисәләр, социаль челтәрләрдән файдаланучылар музыкант "шайтан" символы булган акчаны балаларны мәсхәрә итеп җибәргән, дип саный.

- Кичә «Хәстәрлек көне» акциясе тарихында иң зурлардан саналган иганә ясалды. Безнең герой үзенең исемен бастырып чыгарырга рөхсәт итте! Шуңа да яшермибез - танылган рэпер Моргенштерн Башкортстан Республикасында «Остазлык» проектын үстерүгә 666 666 сум акча бирде - дип хәбәр итә «Безнең балалар» хәйрия фонды.

Оешма музыкантка чиксез рәхмәт сүзләре җиткерә.

- Иң мөһиме, без максатыбызга тагын бер адымга якынрак - быел «Остазлык» проекты безнең төбәктә һәм илнең тагын 19 шәһәрендә эшләвен дәвам итәчәк - диелә фонд хәбәрендә.

Шул ук вакытта кайбер социаль челтәрләрдән файдаланучылар рэперның игелекле гамәленә шикләнә, ул ятимнәргә игътибарын җәлеп итү өчен шайтан суммасын җибәргән, дип саный. Тик хәйрия фондына язылучыларның күбесе Моргенштернга рәхмәтле, бу эпатаж җырчының беренче генә изге гамәле түгел, диләр.

Моргенштерн – Уфадан Алишер Вәлиев, узган ел "ВКонтакте" кулланучылар арасында иң танылган артист, берьюлы өч исем - "Ел альбомы", "Клипларда ел хиты" һәм "Ел артисты" исемнәренә лаек булды, дип яза "Кызыл таң".

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading