16+

«Игәүләү»дән туйган ир урманда хатыныннан «котылган»

Иркутски өлкәсенең Братск шәһәре полиция хезмәткәрләре хатынын югалды дип, үз өстеннән гаебен төшерергә җыенган ирне кулга алганнар.

Иркутски өлкәсенең Братск шәһәре полиция хезмәткәрләре хатынын югалды дип, үз өстеннән гаебен төшерергә җыенган ирне кулга алганнар.

Җирле тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ир кеше җинаять кылырга алдан ук әзерләнгән. 3 апрель көнне ул хатынын урманга алып барып буып үтергән һәм аның мәетен яшереп куйган.

Шәһәргә кайткач, ир кеше хатынының әти-әниләренә һәм полициягә аның югалуы хакында хәбәр иткән. Берничә көн дәвамында хатынын "эзләү"дә актив катнашкан.

Бераздан ир кеше хатынын үтерүе хакында әйткән һәм полиция хезмәткәрләренә җинаять урынын, мәетне күрсәткән. Ә үзенең шундый коточкыч адымга баруын ул хатыны гел "игәүләп" торудан, нервысы түзмәгәнлектән, дип аңлаткан.

Элек ул беркайчан да җинаять җаваплылыгына тартылмаган. Аларның 3 яшьлек балалары калган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading