16+

Игорь Николаевта коронавирус булмавы ачыкланган

Коронавирус йоктырган Лев Лещенко белән аралашканнан соң, җырчы тест үткәрергә булган.

Игорь Николаевта коронавирус булмавы ачыкланган

Коронавирус йоктырган Лев Лещенко белән аралашканнан соң, җырчы тест үткәрергә булган.

Игорь Николаев инстаграмм сәхифәсендә җанатарларына яхшы яңалык белдерде - ул биргән тест нәтиҗәләре коронавирус булмавын күрсәткән.

Җырчы инстаграммда лабораториядән бирелгән нәтиҗәләр фотосын урнаштырган, бу, беренче чиратта, җанатарларны тынычландыру өчен эшләнелде, дип яза эстрада йолдызы. 

 - Озак көтелгән нәтиҗә: COVID-19 - тискәре! - дип язган музыкант инстаграмдагы битендә. -  Мин дусларыма һәм хезмәттәшләремә чын күңелдән борчылулары һәм ярдәм сүзләре өчен бик рәхмәтле!

Ул 40 нчы хастаханә (Коммунаркада урнашкан) коллективына "оптимизм һәм битараф булмаулары", шулай ук үз гаиләсенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Игорь Николаевның сәламәтлеге өчен шик-шөбһә, РСФСР халык артисты Лев Лещенкода коронавирус раслангач, барлыкка килде.

Җитмәсә, Николаев салкын тидереп чирли дә башлый, артистларның уртак дуслары туган көнендә аралашулары билгеле була. Сүз уңаеннан, әлеге чарада, шулай ук башка танылган кешеләр дә: Николай Басков, тормыш иптәшләре белән Олег Газманов һәм Владимир Винокур булган икән.
 

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Долгожданный результат: COVID-19 «ОТРИЦАТЕЛЬНО»!??? Я очень благодарен своим друзьям и коллегам за искреннее беспокойство и слова поддержки! Спасибо всем, кто верил в положительный исход и был тактичным и доброжелательным! Спасибо прекрасному коллективу Коммунарки за профессионализм, оптимизм и неравнодушие! Спасибо семье за Любовь, Веру и Надежду на лучшее!❤️#игорьниколаев #коронавирус #коммунарка

Публикация от Игорь Николаев/Igor Nikolaev (@igor_nikolaev_music)


 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading