16+

Игътибар: мишәрләр килә!

Көз көне «Мишәрләрем» проект-концерты беренче тапкыр куелганда, аңа билет таба алмаучылар шактый булды. Чыннан да, кызыклы тамаша булды ул. А нда катнашучылар, нигездә, татарның мишәр төркеменә караган иң популяр артистлары иде - монысы беренчедән, ә, икенчедән, сер түгел: гомергә үзара берләшебрәк яшәгән татар-мишәрләргә тагын очрашырга мөмкинлек бирде әлеге концерт. Казан...

Көз көне «Мишәрләрем» проект-концерты беренче тапкыр куелганда, аңа билет таба алмаучылар шактый булды. Чыннан да, кызыклы тамаша булды ул.
А нда катнашучылар, нигездә, татарның мишәр төркеменә караган иң популяр артистлары иде - монысы беренчедән, ә, икенчедән, сер түгел: гомергә үзара берләшебрәк яшәгән татар-мишәрләргә тагын очрашырга мөмкинлек бирде әлеге концерт. Казан концертына Чувашия, Пенза, Түбән Новгород, Ульян якларыннан да тамашачылар шактый күп килгән иде.

Тамашачылар соравын искә алып, оештыручылар концертны тагын бер кат кабатларга карар кылды. 19 март көнне Казанның «Уникс» залында үтәчәк «Мишәрләрем» концертында Халидә Бигичева, ИлСаф, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Илсөя Бәдретдинова, Ринат Рәхмәтуллин, Ранис Габбасов, Азат Абитов, Ринат Вәлиев, Гөлназ Сәфәрова һәм башкалар катнашачак. «Мишәрләрем» дип аталса да, бу тамашаны, һич арттырусыз, бөтен татарларны берләштерүче проект дип була. Ул шул кадәр кызыклы һәм җылы итеп эшләнгән ки, өч сәгатьлек программаның ничек үткәнен сизми дә каласың.

«Мишәрләрем»гә кагы­лышлы тагын бер яңалык. Концерт 12 апрельдә - Чаллыда, 13 апрельдә - Түбән Камада, 14ендә Әлмәттә узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading