16+

Игътибарлы булыгыз: урамда көчле җил

Бүген көндез явым-төшемсез булачак.

Бүген көндез явым-төшемсез булачак.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәчәк.

Казанда чәршәмбе көнне һава температурасы 4-6 градус нульдән түбән булачак, республика буенча – минус 4тән минус 9 градуска кадәр, аязган вакытта 13 градуска кадәр салкын булачак. 27 гыйнвар көндезге сәгатьләрдә Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә, Татарстан буенча – минус 6 градуска кадәр.

Юлларда көчле бозлавык, дип хәбәр итә Казан мэриясе Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе мәгълүматына таянып.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading