16+

Игътибарсызлыгы аркасында бер хатын 2 млн доллар акча откан

Лотерея билетларын ул интернеттан сатып алган булган.

Лотерея билетларын ул интернеттан сатып алган булган.

Американың Төньяк Королина штатындагы Лукама шәһәрендә яшәүче Элизабет Джонсон кинәт кенә 2 млн долларга баеган. Барысы да аның игътибарсызлыгы аркасында килеп чыккан.

Элизабет интернеттан лотерея билеты сатып алган. Уен 19 майда узарга тиеш булган. Әмма ялгышлык белән ханым билетны шимбә көн уенына алганлыгы ачыкланган. Җиңүе хакында да ул якшәмбе көнне телефонына хәбәр килеп ирешкәч кенә белгән. Баштагы мәлдә ышанмаган да. Билетны алып тикшергәч кенә җиңүенә ышанган.

Акчаларны ул яңа йорт сатып алуга һәм гаиләсе белән ял итүгә тотарга ниятли. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading