16+

Ииннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун

Урыны оҗмахта булсын!

Урыны оҗмахта булсын!

Тарихчы Булат Солтанбәков вафат булган. Аңа 92 яшь иде. Бу турыда тарих фәннәре кандидаты Булат Хәмидуллин Фейсбук челтәрендә хәбәр итте.

«Казан тарихчысы Булат Фәйзрахманович Солтанбәков (18.11.1928 - 20.01.2021) вафат. Урыны оҗмахта булсын», дип яза ул.

Булат Файзрахманович Солтанбәков 1928 елның 18 ноябрендә Казанда туган. 1950 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих факультетын тәмамлаган. Ул укытучы, партия хезмәткәре, югары уку йортларында укытучы булып эшләгән.

1987 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган, 1995 елда Татарстанның атказанган фән эшлеклесе исемен алган. Ул Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе иясе. Күпләгән медальләре дә бар.

Булат Солтанбәков тарихи хезмәтләр авторы, «Драматические страницы истории Татарстана» (1993), «Сталин и «татарский след» (1994), «Татарстан ХХ век: личности, события, документы» (2003) һәм китаплары бар.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading